Туган тел көне уңаеннан Мәләкәс авыл китапханәсендә викторина үткәрелде

2020 елның 24 феврале, дүшәмбе

21 февраль көнне Туган тел көне уңаеннан Мәләкәс авыл китапханәсендә викторина үткәрелде. Китапханә мөдире бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, туган тел өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр.  Тизләнеш бәйгеләрендә катнаштылар, хәрефләр, сүзләр һәм сүзләр турында мәзәк сорауларга җаваплар бирделәр. Сүзләрне русчадан татарчага һәм киресенчә тәрҗемә иттеләр.  Чара күңелле узды, балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр , үзләренең эрудицияләре, Ачыклыгы һәм яхшы кәефе белән шатландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International