Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Агымдагы ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу дәвам итә. Бүгенге көндә 1 га чәчүлек мәйданнарына 42,1 кг гамәлдәге матдә туры килә, бу физик авырлыкта 6 586 тонна тәшкил итә. Бер атна эчендә 712 тонна минераль ашлама сатып алынган, шулардан "Кама"ҖЧҖ -224" тонна, "Ярыш" АХП ҖЧҖ-240 тонна ,"Биклән" АПК ҖЧ-118тонна, Вильданов КФХ-130 тонна.

Хуҗалыкларда техниканы ремонтлау дәвам итә, бүгенге көнгә түбәндәгечә ремонт эшләре башкарылган  :

- 307 берәмлек трактор

- 140 берәмлек чәчкеч .

-128 берәмлек- культиваторлар.

"Гигант" ҖЧҖ, "Сәйдәш исемендәге АХП" ҖЧҖ, "Р-Агро" ҖЧҖ, "Кама" агрофирмасы ҖЧҖ, "Ярыш" АХП ҖЧҖ, "Кама Беконы" ҖЧҖ техникасын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International