Шилнәбаш мәдәният йортында «Баһадир көче» турниры булып узды.  

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шилнәбаш мәдәният йортында «Баһадир көче» турниры булып узды. Авыл китапханәсе мөдире Бариева Нурзилә Нигъмәт кызы барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, яшүсмерләр өчен төрле биремнәрдән торган «Сезгә, Эрудитлар», «Гади зирәклек» һ.б. викторина үткәрде. Турнир тәмамлангач, мәдәният йорты директоры Пономарева Анжелика Николаевна балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International