21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан,Шилнебаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Тополек» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә, балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Туган телем – минем белән дус» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, «киресенчә», «тәрҗемәчеләр»уеннарында катнаштылар. Аннан соң балалар милли уеннар уйнадылар: «Түбәтәй»- татар уенын, «Әйдәгез, барысын да мин кебек эшлибез»- Инглиз уенын, «Ручеек» рус биюен башкардылар, «Халыклар дуслыгы гимны» н тыңладылар һәм «Дуслык хороводы»бәйрәмен тәмамладылар. Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н.Н.