“Мин һәм минем чикләр" дигән темага дәрес үткәрелде

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

 

2020 нче  елның 21 нче февралендә  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова «Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында “Мин һәм минем чикләр” дигән темага дәрес үткәрде.

Дәрес үзаңга һәм шәхси үсеш гармониясен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Төп бурычлар булып үз чикләрен табу һәм үзләре өчен уңайлы шартлар тудыру торды.

Әлеге чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала булган гаилә катнашты.

Башта "Минем исемем тарихы", «Шәхси дистанцияне билгеләү» күнегүләре үткәрелде. Дәрес ахырында «Минем чикләрем”  темасы буенча визуализация һәм арттерапия үткәрелде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International