Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе.
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, Тукай районы Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә “Сүзләр йолдызлыгы” дип исемләнгән чара узды. Бирегә “Акчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килде. Китапханәче Гөлназ Калимуллина туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен көрәшүне тормышта максат итеп куярга, моның өчен китапларны яратырга һәм күп укырга кирәклекне аңлатты.
Балалар кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, туган тел турында мультфильм карадылар, ком өстәлендә әкият геройларын сүрәтләделәр. Бу очрашу - бик файдалы очрашу булды. Чөнки туган телебезне балаларыбызга өйрәтү, аңа карата мәхәббәт тәрбияләү бездэн зур осталык, түземлелек сорый. Безнең бурыч: балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру һәм, иң мөһиме - әхлаклы шәхес тәрбияләү.
Туган тел - милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без дә үз телебезне яхшы белергә тиеш.

Теләнче-Тамак авыл китапханәсе мөдире Рамилә Сәгъдиева