«Үлемсез Рота» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде.  

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

  29 февраль көнне Шилнәбаш авыл китапханәсендә, ил тормышындагы мөһим вакыйга уңаеннан, 2000 елның 1 мартында Чечня Республикасының Аргун урамында батырларча һәлак булган сугышчы –десантчылар батырлыгына багышланган, «Үлемсез Рота» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Югары сыйныф укучылары һәм авыл егетләре игътибарына ике презентация тәкъдим ителде, презентацияләрнең берсе Дмитрий Мансурович Бадретдиновка багышланды. Аргун кысуында һәлак булганнарның берсе-Чаллы егете Дмитрий Бәдретдинов. Дмитрий Бәдретдинов Батырлык ордены белән бүләкләнгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International