Ашлама әзерләү дәвам итә.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 44,3 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу6883 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 297 тонна ашлама сатып алынды.

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнүгә бара. Бүгенгә 315трактор, 145 чәчкеч, 130 культиватор әзерлек сызыгына куелды. «Гигант», С. Сәйдәшев исемендәге, «Р-Агро», «Ярыш», «Кама-Бекон» Агрофирма Кама хуҗалыклары ремонтны тулысынча төгәлләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International