Масленица бәйрәме Мәләкәс авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда оештырылды. Ел саен анда кешеләр күбрәк җыела. Биредә авыл үзешчәннәре катнашында концерт программасы узды. Бәйрәмдә катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, чабышкылар аша сикерделәр, аркан тарттылар, чаңгыда һәм чанада шудылар. Бәйрәмдә иң мөһиме карачкы яндыру булды,соныннан кунаклар кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды
Мәләкәс авыл китапханәсе мөдире Лидия Фәртдинова

