2020 нче елның 20 нче февралендә «Аек ата-ана--бәхетле гаилә» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина Круглое Поле гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Кеше хисләре - кыйммәт» дигән темага тренинг үткәрде.
Кечкенә кешеләр тормышында кайвакыт зур бәлаләр була: өлкәннәрнең кансызлыгы, гаиләдәге проблемалар, алкоголизм һәм наркоман ата-аналар. Мондый хәлләрдә, һичшиксез, балаларга ярдәм кулы сузарга, авыр мизгелләрне кичерергә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр булырга тиеш. Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә әлеге принципка таяна. Шуңа күрә төп эш гаилә иминлеген профилактикалауга һәм аны иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән.
Еш кына ата-аналар гаиләдә булган кризислы хәлләрдә проблемаларны үз көчләре белән хәл итәргә тырышалар. Әмма барысы да шулай эшләми. Гаиләләр безгә еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Биредә берәүгә дә ярдәм күрсәтүдән баш тартмыйлар. Бу юнәлештә балалар бакчалары һәм мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләре, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, социаль приютлар белән уртак эш алып барыла. Моннан тыш, үзәк базасында балаларга һәм ата-аналарга ярдәм итәргә әзер булган клублар эшли: “Эффектив ата-ана» (3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар һәм әти-әниләр өчен), “Оста куллар” клубы, “Без булдырабыз” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар клубы, “Салават күпере” арт-терапия һәм “Үз-үзеңә психолог" клубы.