“Әбием сандыгы” дип исемләнгән кичә узды.

2020 елның 7 марты, шимбә

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары һәм “Рухият” клубы өлкәннәре катнашында “Әбием сандыгы” дип исемләнгән кичә узды. Кичәгә килгән өлкәннәребез истәлекләре белән уртаклашып, борынгы сандыктан балаларга милли киемнәр, сөлгеләр, чигүле алъяпкычлар, түбәтәйләр, татар кызларының баш киемнәрен күрсәттеләр, чигү һәм бизәкләп туку һөнәре турындасөйләделәр, татар халкының көнкүреш һәмг ореф – гадәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Балалар да милли киемнәр турында белемнәрен күрсәтте, сәнгатьле итеп яттан шигырьләрс өйләделәр, өлкәннәр белән бергәләп мәкальләрнең дәвамын таптылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар, безнең буынга кадәр сакланып килгән “Коръән” китабы белән таныштылар. Өлкәннәрдә, балалар да китапханәдә оештырылган кечкенә музей белән дә таныштылар. Кичә матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.
Бәйрәм кичәбезнен икенче өлеше мул табынлы чәй өстәле янында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International