2020 нче елның 8 нче мартында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен патриотик тәрбия бирү буенча «Ватаным минем йөрәгемдә " дип исемләнгән танып-белү конкурсы үткәрделәр. Чара "ТАССР барлыкка килү һәм үсеш тарихы»документаль фильмын күрсәтү белән башланып китте. Балалар илебез тарихы, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре турында , Туган як символикасы: флаг, герб, гимн турында сөйләштеләр. Шулай ук «Туган ягым – Син йөрәккә юл! " туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар , аларга «Президент», «Ватан нәрсәдән башлана»категорияләрендәге катлаулы сорауларга җавап бирергә туры килде. Соңыннан балалар башкаруында Ватан турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева