Хезмәт өчен, прописка урынына бәйсез рәвештә, КФҮнең 59 офисының теләсә кайсында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт күрсәтү срогы-15 көн. Кайбер очракларда, ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин
Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.