“Минем илемнең киләчәге – минем кулымда” исемле иншалар конкурсында 12 укучы катнашты. Биклән мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зигангирова Аделя җиңүче булып чыкты (укытучысы – Якупова Л.Х., мәгариф бүлегенең башлыгы Исаев Р.Р.)
Коррупциягә каршы багышланган методик эшләнмәләр конкурсында 6 укытучы катнашты. “Дәрес” номинациясендә II дәрәҗәле дипломга Кнәз мәктәбенең тарих укытучысы Новикова Л.А. лаек булды.
Җиңүчеләрне тәбриклибез һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!