Пенсия турындагы белемнәрен арттырдылар

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе
Пенсия фонды идарәсе тарафыннан укучы яшьләр арасында үткәрелгән пенсия турындагы һәм социаль белемнәрне күтәрү кампаниясе декабрь аенда тәмамланды. Пенсия фонды белгечләре район мәктәпләрендә өлкән сыйныфларда тематик дәресләр уздырдылар, яшьләргә пенсия хокуклары, киләчәк пенсияне арттыру юллары хакында сөйләделәр. Дәресләрдә бик күп файдалы мәгълүмат бирелде, яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар, дип хәбәр итә район Пенсия фонды бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.
Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International