Күп балалы гаиләләргә җир бирелә

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

Дүшәмбе көнне Тукай районы хакимиятенең утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә күп балалы 8 анага – Мәләкәстән Л. Гаффановага, “Татарстан” совхозы поселогыннан Е. Нужинага, Сәмәкәйдән Р. Сөләймановага, Шилнәбаштан Т. Шкабурга, Бәткедән Т. Яремчукка, Бордыбаштан Ф. Галинага, Олы Шилнәдән Е. Маньковскаяга һәм Иске Байлардан Л. Шәфигуллинага тантаналы рәвештә җир участогына хокук бирә торган дәүләт теркәве узган таныклык тапшырылды. 15 сутый мәйданлы әлеге җир участоклары күп балалы гаиләләргә Биклән авыл җирлеге территориясеннән биреләчәк.
Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International