Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 63,7 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу 12442 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 500 тонна ашлама сатып алынды.
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнүгә бара. Бүгенгә 320трактор, 147чәчкеч, 135 культиватор әзерлек сызыгына куелды. «Гигант», С. Сәйдәшев исемендәге, «Р-Агро», «Ярыш», ООО«Кама-Бекон» Агрофирма Кама хуҗалыклары ремонтны тулысынча төгәлләде.