Тукай районы Круглое Поле авылында гомер итүче Вәсилиева Агафия апаны 95 яшьлек юбилее белән котладылар.Юбилярны котларга авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева ,район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов,тирә куршеләре,элеккеге эш урыныннан хезмәттәшләре килде. Аңа сәламәтлек һәм иминлек теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыдылар һәм Фаил Камаев исеменнән бүләк тапшырдылар. Олы яшьтә булуга карамастан, Агафия Васильевна әле оптимизм белән тулы, юмор хисенә ия, кызыклы әңгәмәдәш. Ветеран Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә, ана исәнлек,тыныч картлык көннәре телибез.