Кечкенә йолдызлар

2020 елның 18 марты, чәршәмбе
 «Созвездие-Йолдызлык» XX Республика телевизион фестиваленең зона этабы узды.

  Анда районның яшь талантлары катнашты. Фестивальдә 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр вокал-соло, хореография, вокаль ансамбль һәм конферанс номинацияләрендә үз талантларын күрсәттеләр. Зона турының беренче көнендә безнең «Радуга» (Бәтке), «Энҗе-Жемчужинки» (Татарстан), «Сандугач» (Комсомолец) коллективлары, Хәйретдинова Ариана, Тошева Айсылу, Галиуллина Самира, Әюпов Дамир, Чернуцкий Эдуард, Шабакаева Камилә, Тимергалиева Ләйсән сәхнәгә чыктылар. Ә зона турының гала-концертында «Радуга», «Энҗе-Жемчужинки» бию коллективлары һәм нәни башкаручы Хәйретдинова Ариана бүләкләр алдылар. «Сандугач» ансамбле, Галиуллина Самира, Тошева Айсылу, Әюпов Данил, Шабакаева Камилә, Чернуцкий Эдуард, сайлап алу турында җиңүчеләр буларак, 12-16 апрельдә Казанга суперфиналга баралар. Гран-при ияләре 6 майда узачак йомгаклау концертында игълан ителәчәк.

 чыганак:"Якты юл " газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International