Анда районыбыз көрәшчесе Илназ Рамазанов беренчелекне яулады. 15 мартта Казанда үткән көрәш буенча Россия беренчелеге ярышларында яшь көрәшче Нияз Сәрвәров беренче урынны алды. Алар икесе дә Биклән егетләре, спорт мәктәбе тренеры Марат Мөхәммәдиев кул астында шөгыльләнәләр.
Башкортстанда бадминтон буенча V республика турниры узды. Анда катнашкан районыбыз кызлары Мария Захарова белән Альмира Нуриева 2006-2007 елда туучылар арасында парлы уенда өченче урынны яуладылар.