Югары Байлар авылында туып-үскән Бибирауза Миннегәрәй кызы Гыймазетдинованы 90 яшьлек юбилее белән Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе котлады .Бу бәйрәм көнендә Гөлнара Шәфыйкова юбилярга ихлас күнелдән нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, шулай ук район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды .