Мәзлүмә Әхмәтвәли кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . 

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Сәмәкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәне,хезмәт ветераны Әхмәдиева Мәзлүмә Әхмәтвәли кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Аны Юбилее белән Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев,район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, Сәмәкәй авыл җирлеге депутаты Миргасим Галимҗан улы , социаль яклау хезмәткәре дә җылы котладылар . Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International