«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерләү оештырды

2020 елның 20 марты, җомга

   2020 нче елның 17 нче мартында «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасын тормышка ашыру өчен һәм Татарстан Республикасы Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге тәкъдиме буенча яңа коронавирус инфекциясен профилактикау максатыннан Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерләү оештырылды. Социаль хезмәт алучыларга профилактиканың төп чаралары җиткерелде: алар арасында шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәү, дезинфекция чаралары белән җыештыру, даими җилләтү, шәхси саклану чараларын куллану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International