Тукай районының Түбән Суыксу авылында универсаль спортзалга исем эзлиләр

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

(Тукай, 23 март, «Татар-информ», «Якты юл»). Тукай районының Түбән Суыксу авылында төзелә универсаль спортзалга исем эзләүгә бәйге игълан ителгән иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яңа бистәсе балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдус Нәҗмиев аны Түбән Суыксуда яшәгән, татарча көрәш буенча бик күп чемпионнар тәрбияләгән көрәшче Ирек Мәҗитов истәлегенә «Ирек» дип атарга кирәк, ди.

Түбән Суыксу җирлегендә яшәүче Фирдәүс Шәемов универсаль спортзал «ТАССРның 100 еллыгы» исемен алырга тиеш дип саный. Аның фикеренчә, мондый мөһим даталар ел да булып тормый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International