Сәмәкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хиҗалова Рауфа Имам кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Бу истәлекле вакыйга белән аны котларга Тукай муниципаль районы ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы һәм туганнары килгән иде. Рәүфә Имам кызына Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар , сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Рәүфә Имамовна, үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде.