Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 23 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- юлларда бозлавык (Казанда да));
иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда);
- иртән һәм көндез буран, бозлавык.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез.
Көндез урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр; аерым районнарда буран, бозлавык.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-11.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..4.
Юлларда урыны белән бозлавык.