Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарын уздыру турында 

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2019 елның 5-6 июнь көннәрендә Щучинск шәһәрендә (Казахстан Республикасы) узган Совет утырышы барышында 2020 елда Казан шәһәрендә(Россия Федерациясе )БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге) илләренең беренче уеннарын (Россия Федерациясе) уздыру турында   Карар кабул ителде.

Уеннар 2020 елның 20-27 август көннәрендә Казан шәһәрендә, 23 яшькә кадәрге 3 600 дән артык спортчы катнашында 21 спорт төре буенча узачак. Уеннар кысаларында 280 комплект медаль уйнатылачак.

«Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»  волонтерлык программасы нигезендә  20дән артык функциональ юнәлеш буенча Россия һәм дөньядан 2000 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла.

2020 елның 14 февралендә Уеннарның волонтерлык программасының заявка кампаниясе эшли башлады. Әлеге волонтерлык программасы Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның барлык вәкилләренә дә очрашырга мөмкинлек бирәчәк һәм БДБ илләре халыкларының мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән алмашуның бердәм мәйданчыгына әвереләчәк. Волонтерлык программасының коммерцияле булмаган партнеры Татарстан халыклары Ассамблеясы булыр дип көтелә.

Уеннарда катнашу өчен 30 апрельгә чаклы анкета тутырырга һәм сайтта гариза бирергә кирәк https://volunteers.dspkazan.com/ 

Сайтларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштыру өчен мәгълүмати материалларны сылтама буенча алырга мөмкин - https://cloud.mail.ru/public/3Xox/gjoXdW4nJ.

Элемтә өчен җаваплы зат-Суслова Владлена, Тел.: +7 (953) 400-47-17, электрон почта- vl.suslova@dspkazan.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International