Мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннарын мәдәният бүлеге җитәкчесе тәбрик итә

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм әлеге тармак ветераннары!
Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә сезнең күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә.
Гомер гомергә мәдәният кеше тормышында әһәмиятле өлкә булып тора. Ул һәр кешенең яшәү асылын тәшкил итә, һәр милләтне кабатланмас итә, халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый, җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып тора. Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телим.

Сезгә зур ихтирам белән ,Эльмира Әхмәтҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International