Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе
Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронави-рус инфекциясен китерүне һәм таратуны кисәтү чаралары турындагы 24.03.202ел,25санлы карары.
Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм халыкның гомерен һәм сәламәтлеген саклауны тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе хәл итә:
1. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты, "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе (килешү буенча) һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, кирәк булган очракта, алар базасында обсерваторлар урнаштыру өчен кунакханәләр һәм башка күмәк чаралар исемлеген әзерләргә тиеш.
2. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башлыкларына, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгына, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, "Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге " ,Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, «РОССИЯ ӨЧЕН «ХАЛЫК ФРОНТЫ» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк башкарма комитеты, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы - Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасында "Россия өчен" ХАЛЫК ФРОНТЫ " Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк башкарма комитетына:
2020 елның 15 апреленә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчү зарурлыгы турында 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга һәм хроник авырулар булган затларга мәгълүмат бирү эшен оештырырга;
күрсәтелгән затларга йортка азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү буенча «кайнар линия» телефоны турында хәбәр итәргә