Хуҗина Мөслимә Ситтик кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Әҗмәкәй  авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Хуҗина Мөслимә Ситтик кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Бу истәлекле вакыйга белән аны котларга Тукай муниципаль районы ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы һәм туганнары килгән иде. Мөслимә әбигә  Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар , сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International