Менә 5 нче ел рәттән, Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, мәктәпләр “Кышкы ялны оештыру” карарын кабул иттеләр. Бу карарның нигезендә матур итеп кар, яки боз сыннар ясау бәйгесе, шугалак мәйданчыкларын ямьләндерү, аларны матур итеп бизәкләү бәйгеләре оештырылды.
Быел бу эшкә балалар да, ата-аналар да дәртләнеп керештеләр һәм мәктәп аллары, балалар бакчалары мәйданчыклары матур сыннар белән балаларны, укучыларны үзенә тартып торалар.