Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләрендә кешеләрнең күп җыелуын булдырмас өчен, Пенсия фонды идарәсе Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша алу мөмкинлеге турында искә төшерә www.pfrf.ru
8(8552) 30-42-42 телефоны буенча Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмалар алырга мөмкин.
Пенсия фондына бару, мәсәлән, гариза бирү кирәк булган очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к
» Моннан тыш, кирәкле консультацияне 8 (843) 279-27-27 телефон номеры буенча шалтыратып, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең контакт-үзәгендә алырга мөмкин", - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар итегез, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәк!!!
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!