Гаилә – ул бала өчен кечкенә генә коллектив, ул анда ныгый, үсеш ала. Бала белем бирү учреждениесенә килгәч, “укытучы-укучы-ата-ана” дигән өчпочмак барлыкка килә. Гаилә бала тәрбияләүгә, үстерүгә зур җаваплылык ала икән,бу вакытта баланың үсеше дә, уңышлары да зур була.
Мәктәпләрдә һәрдаим ата-аналар җыелышы үткәрелә, ә менә район хакимияте башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы, авыл советы башлыклары, җәмәгатьчелек җитәкчеләре катнашындагы очрашулар соңгы 2 елда традициягә әйләнде. Быелгы уку елында Биклән, Иштирәк, Калмаш, Калмия, Круглое Поле, Комсомол, Түбән Суыксу, Тләнче-Тамак, Сәмәкәй мәктәпләрендә ата-аналар җыелышларының, класстан тыш чараларның, түгәрәкләрнең эшчәнлеген күрсәтүдә төрле методик алымнар кулланылды. Җыелышларда ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырылды. Барлык җыелышларда хакимият башлыгы ярдәмчесе Хәйдәр Габдулла улы Сабитов, мәгариф бүлеге башлыгы Рамиль Роберт улы Исаев катнашты.