Район активы катнашында үтә торган атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәр мәктәп янында шугалаклар ясау бурычын куйды. Балалар рәхәтләнеп ял итсен, күңел ачсын өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш, диде Васил Гариф улы
2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Барлык мәктәп яны территорияләрендә дә шугалакларны тиз арада ясап бетерү бурычы куелды. Шулай ук район башлыгы мәктәпләрдә җылытыла торган бәдрәфләр төзү мәсьәләсен дә күтәрде. Күзкәй, Калмия, Иске Абдул, Мус.Завод, Иштирәк, Яңа Бүләк мәктәпләрендә бәдрәфләр урамда. Боларын инде шугалак кебек тиз генә эшләп булмас, финанслар кирәк. Бу эшләрне киләсе елда башкарырга кирәк булачак. Әлеге уңайдан тәнкыйтькә эләккән мәктәп директорларының берничәсе белән элемтәгә керелде. “Күзкәй мәктәбе киләсе елга капиталь ремонт программасына кертелде. Шушы ремонт барышында бина эчендә җылы бәдрәфләр ясау да планлаштырыла,” – дип аңлатма бирде мәктәп директоры Мирзаян Шәйхаттаров. Калмия мәктәбендә дә бу эшләрне башкаруга смета ясалган, эш акчада тора, ди директор Алмаз Шәфигуллин. Бу атнада район башлыгының кушуы буенча мәктәпкәчә һәм урта белем бирү учреждениеләрендә температура режимын тикшерүләр уздырылачак. Балалар өчен бөтен шартлар да тудырылырга тиеш.