Көн тәртибендә:
1. 2013-2017 елларга Тукай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге программасы турында.
2. “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының 2011 елның 30 ноябрендә кабул ителгән “2012 елга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга Тукай муниципаль районы бюджеты турында”гы 8/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
3. “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының 2011 елның 27 декабрендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе турында”гы 9/9 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
4. 2013 елга аренда түләвеннән азат итү рәвешендәге ташламаны бирү өчен оешмаларның категорияләре исемлеген раслау турында.
5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милекне читләштерү турында.
6. Тукай муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында.
7. 2013 елга Тукай муниципаль районы Советының эш планы турында.
8. 2013 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең ирекле эш планы турында.
9. Төрлесеннән.
Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана.