Хәсән Шәйхилислам улы турында якты истәлек

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Батыршин Хәсән Шәйхилислам Улы(1913-1995).1940 елның июнендә армиягә алына һәм сугышның беренче көнен Кишинев шәһәрендә XI бронетанк дивизиясенең артиллерия полкында хәрби постта каршы ала. Ул Кишиневтан Берлинга кадәр бөтен хәрби юл үтте. Румыния, Болгария, Венгрия, Югославия, Австрия һәм герой-шәһәрләр  Новороссийск, Одессаны  азат итүдә катнаша.  Буш вакыты булганда  ул сугыш урыннарын рәсемгә төшерә, полкның урнашу картасын сызы , үзенең бөтен хатирәләрен дәфтәргә яза. Җиңү көнен Австриядә каршы ала. 1945 елдан КПСС әгъзасы
1946-1973 елларда Кнәз урта мәктәбе директоры булып эшли. Хәсән Шәйхилисламович мәктәп музее турында хыяллана. Тарих укытучысы буларак, ул туган як турында эзләү эше алып бара. 1964 елда Татарстан АССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Татарстан АССРның атказанган укытучысы»исеме бирелә. 1973 елда, пенсиягә чыккач, Хәсән Шәйхилислам улы укытучы булып 1980 елга кадәр эшли.
Анын Дәүләт бүләкләре :
1. "Кызыл Йолдыз" ордены.
2. "III дәрәҗә Дан " ордены.
3. I дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены.
4. «Батырлык өчен»медале.
5. «Кавказны саклаган өчен»медале.
6. «Белградны азат иткән өчен»медале.
7. «Германияне җиңгән өчен»медале.
8. «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел»медале.
9. «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел»медале.
10. «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 40 ел»медале.
11. "СССР Кораллы Көчләренә 50 ел»медале.
12. "СССР Кораллы Көчләренә 60 ел»медале.
13. "СССР Кораллы Көчләренә 70 ел»медале.
14. «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан»Фидакарь хезмәт өчен " медале.
15. «Хезмәттәге уңышлары өчен»медале.
16. «Хезмәт ветераны»медале.
Хәсән Шәйхилислам улы  1995 елның 14 октябрендә вафат була , әмма аның укучылары һәм авылдашлары күңелендә якты хатирәләр һәм ихтирамлы мөнәсәбәт әле дә саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International