Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 4 мең кешегә ана капиталының калган өлешеннән 10 мең сумга кадәр акча түләгән

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Сертификат хуҗаларына Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү яки Социаль фондның төбәк клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә җитә. Гариза 12 эш көнендә карала, акчалар шуннан соңгы 5 көн дәвамында күчерелә.

Гариза биргәндә , счетның реквизитларын тутыруга аеруча игътибар итәргә кирәк.  Счёт сертификат хуҗасыныкы булырга тиеш, бу очракта ир яисә туганының счётын күрсәтергә ярамый. Моннан тыш, исәп-хисап счеты да күрсәтелергә тиеш .

"2025 елда беренче балага ана капиталы күләме 690 266 сум тәшкил итә.  Гаиләдә икенче бала туган очракта (яисә  ана капиталына хокук  элегрәк барлыкка килмәгән булса), сумма 912 162 сумга кадәр арта. Бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуы өчен түләүгә, ананың тупланма пенсиясен формалаштыруга яисә өч яшькә кадәрге балага айлык түләүгә тотарга мөмкин”, - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International