2012 елның 19 нчы декабрендә “Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Укучының үз-үзенә уңай бәя тудыруда гаилә роле” темасына ата-аналар җыелышы узды

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе

Җыелышта Тукай муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Х.Г. Сабитов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары, мәгариф бүлеге мөдире Р.Р. Исаев, муниципаль белем бирү учреждениесе балаларга өстәмә белем бирү “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” директор урынбасары Р.Р. Галиева, авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Абдульманова, Яр Чаллы шәһәрендә КФУ филиалы психологы И.И. Авдеева катнаштылар.

Җыелыш башында ата-аналар каршында укучылар чыгыш ясадылар. Ата-аналар җыелышын мәктәп директоры В.М. Утяшов ачып җибәрде, ул мәктәп турында кыскача сөйләде. Җыелышны тәрбия эше буенча директор урынбасары Э.А.Чернова алып барды. Ул гаилә роле турында сөйләде, тестлаштыру нәтиҗәләре белән ата-аналарны таныштырды. Шулай ук җыелышта 9 нчы класс укучысы Л.Фазлееваның һәм 7 нче класс укучысы Р.Артемьеваның  әти-әниләре чыгыш ясадылар, алар гаиләнең үз тәрбия методлары турында сөйләделәр. Җыелыш ата-аналарга грамоталар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International