20.12.2012 елда “Биклән урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә математика, физика һәм информатика укытучыларының семинары булды

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

Математика һәм информатика укытучылары 5 класста “Мәйданнар. Күләмнәр” темасына багышланган математика дәресен карадылар. Дәресне югары квалификацияле математика укытучысы Исмагилова Тәслимә Тагировна уздырды.

Физика укытучылары 8 класста “Атом төзелеше” темасына багышланган физика дәресен карадылар. Дәресне физика укытучысы Якупов Ренат Накипович үткәрде. Дәрестән соң киңәшмә өлеше булды. Уку-тәрбия эше буенча мәктәп директоры урынбасары Ахметзянова Р.Г. мәктәп эшенең тәртибе белән таныштырды, педагогия коллективын ипле, тәҗрибәле итеп характерлап бирде.

Математика укытучысы, яшь белгеч Сайфутдинов Азат Габдулкаюмович табигый-математикалы фәннәренә укыту процессында Линукс ОС куллану турында сөйләде.

Математика укытучысы Исмагилова Т.Т. Inter Write интерактив такта эше белән һәм аны математика дәресләрендә куллану мөмкинлекләре белән таныштырды.

“Кнәз урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең математика укытучысы, математика укытучыларының РМО җитәкчесе Сайфетдинова Г.В. семинар нәтиҗәләрен җиткерде, укытучыларга һәм “Кнәз урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең администрациясенә зур рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International