Киңәшмәнең беренче өлешендә семинарда катнашучылар Таулар авылының аерымланган бүлекчәсе белән таныштылар, “Яшь талантлар“ түгәрәге әгъзаларының чыгышын карадылар (җитәкчесе Ахкямутдинова З.Ю.). Аннан соң “Кызыл калфак” балалар бакчасына сәяхәт кылдылар. Киңәшмәдә катнашучылар мәктәпнең уку кабинетларын карап чыктылар, туган якны өйрәнү музеенда булдылар, укучылар эшләреннән торган күргәзмә белән, “Оста куллар” түгәрәгенең әгъзалары белән таныштылар. Аннан соң 3 төркемгә бүлеп, аларга рус теле, информатика һәм информацияле, фикерләрне тапшыру технологияләре дәресләре, мәктәп укытучылары Маннанова Р.Ф., Шайхулова Р.Х., Минахметова Ф.Г. белән “Оста куллар” түгәрәгенең эше күрсәтелде. Татарстан Республикасының тарих һәм мәдәният елы чикләрендә тәрбия эше буенча директор урынбасары Гилязова Г.А. белән “Бәрәкәтле җирем, Боерган” чарасы эзерләнгән иде. Бу чарада Ахметова А.М. җитәкчелегендәге "Хореография" һәм Салимова И.И. җитәкчелегендәге “Тел ачкычы” түгәрәге әгъзалары катнашты.
Киңәшмәнең икенче өлешендә “Боерган урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең директоры Маннанов Р.М. чыгыш ясады, кышкы каникулны оештыру һәм укучыларны Бөтенроссия олимпиадасының республика күләмендәге этабына эзерләү сораулары каралды.