Кыш бабай һәм Кар кызы сәламәтлеге чикләнгән балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлап кайттылар

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

2012 елның 23 декабрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге сәламәтлеге чикләнгән балалар янына Кыш бабай һәм Кар кызы барып кайтуны оештырды, чөнки алар Яңа ел бәйрәменә үзләре килә алмый. Татарстан посёлыгында 4 баланы Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

Һәр бала өчен шатлык һәм әкият бүләк итү бик мөһим, чөнки Яңа ел бәйрәме генә тылсым һәм могҗиза китерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International