Балалар куңелле, могҗизалы бәйрәмгә зур куаныч белән килделәр, куңелле музыкаль интерактив тамашада катнаштылар. Яңа ел спектакленең сюжеты һәм матур декорацияләре беркемне дә ваемсыз калдырмады. Кечкенә тамашачылар һәм аларның әти-әниләре әкияттәге геройларны-Кыш бабайның ышанычлы дусларын каршы алдылар. Бәйрәмдә балалар елмаюы, уенчыклар, шаяртулар, җырлар, биюләр, көтелмәгән очрашулар, куңелле сюрпризлар һәм Яңа ел чыршысы янында әйлән-бәйлән уены булды. Балаларга Кыш бабайдан һәм чараны оештыручылардан татлы бүләкләр тапшырылды.