“Бердәм Россия” Кыш бабае тыңлый

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан “Алло, “Бердәм Россия” Кыш бабае тыңлый” акциясе үткәрелү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 27 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 11.30дан 13.00 сәгатькә кадәр балалар, 70-36-50 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, табышмакларга җаваплар табып, бүләк алу бәхетенә ирешә алачак. Кыш бабайга башка авыллардан да балалар шалтырата алсыннар өчен, сөйләшеп бетергәч, телефон трубкагызны куярга онытмагыз. Бүләкләрнең иганәчесе – муниципаль районы Советы депутаты, “Күзкәй” ягулык салу станциясе җитәкчесе Флүр Шәфыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International