Соңгы көннәрдә һава температурасы нык салкын торды. Шуны истә тотып, Роспотребнадзорның район бүлегенә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылылык режимын тикшерү бурычы куелган иде. Хакимияттә үткән чираттагы киңәшмәдә бүлек башлыгы Ф. Гыйззәтуллин нәтиҗәләрне игълан итте.
Мәгариф учреждениеләренең күпчелегендә температура нормадан читкә тайпылмый – җылылык 19-24 градус тора. Җылыту казаннары өзеклекләрсез эшли, дип белдерде ул. Ләкин берничә мәктәп һәм балалар бакчасында һава температурасының нормадан түбәнрәк булуы ачыкланган. Биклән, Калмаш, Комсомолец, Круглое Поле, Күзкәй мәктәпләренең кайбер кабинетларында һәм коридорларында төрле сәбәпләр аркасында температура 14-17 градус кына тәшкил итә. Сыйныфларның күпчелеге вакытлыча башка кабинетларга күчерелгән.
Борды, Күзкәй, Биклән балалар бакчаларында кимчелекләр табылган. Бу биналарның кайбер бүлмәләрендә җылылык температурасы 14-18 градус кына. Әлеге бакчаларның җылыту системасы капиталь ремонт таләп итә.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә җитешсезлекләрне бетерү, керү ишекләрен җылыту бурычы куелды. Бу яктан Калмаш мәктәбендә өч катлы итеп куелган керү ишеге җылылыкны яхшы саклый дип билгеләп үтелде.