"Ел җитәкчесе" билгеләнде

2012 елның 28 декабре, җомга
"Яр Чаллы элеваторы"ның башкарма директоры Исхак Шәйхетдинов "Ел җитәкчесе" дип табылды. Диплом һәм алтын күкрәк билгесен аңа бу көннәрдә башкалабыз Казанда үткән әлеге дәрәҗәле республика конкурсының лауреатларын бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International