Суд хезмәткәрләреннән бәйрәм күчтәнәче

2012 елның 28 декабре, җомга

Район суды хезмәткәрләре быел да, традицияләренә тугры калып, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Зал тутырып җыелган балаларга тәм-томнар тутырылган пакетларны суд рәисе Ринат Гайфетдинов һәм аның ярдәмчесе Рамил Галиуллин тапшырдылар.

Бүгенге көндә интернат-мәктәптә 71 бала тәрбияләнә. Кызганычка каршы, аларның саны елдан-ел арта. Һәр Яңа ел саен үзләрендә кунакта булып китә торган игелекле абыйларны бу юлы да сабыйлар көтеп алганнар. “Әле кайчан гына 2012 елны каршылар алдыннан сезнең белән очрашкан идек. Сиздерми дә тагын бер ел узып киткән. Арагызда таныш йөзләр бик күп. Күреп торам – үскәнсез, үзгәргәнсез. Без сезнең дусларыгыз. Һәм киләчәктә дә шулай булып калырбыз дип уйлыйм. Алда иң күңелле вакыт – кышкы каникуллар. Рәхәтләнеп ял итеп, укуны дәвам итәргә тагын да күбрәк көч туплап килегез. Якынлашып килүче бәйрәм белән барыгызны да”, – диде суд рәисе Ринат Гайфетдинов балаларны тәбрикләү сүзендә.

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International