Район буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәр ел саен Яңа ел бәйрәме алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп балаларны котларга чыгуны гадәткә кертте. “Полиция Кыш бабае” дип аталган бу акция быел 18 декабрьдә башланды һәм 2013 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Акция кысаларында бүлек хезмәткәрләре 26 декабрь көнне Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенә чыктылар. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы, полиция капитаны, ел саен Кыш бабай роленә кереп остарып беткән Илнур Хәмәтовны, Кар кызын – социаль яклау идарәсе белгече Айсылу Габдуллинаны балалар бик шатланып каршы алдылар, алар белән бик теләп аралаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларга тәмледән-тәмле күчтәнәчләр тутырылган Яңа ел пакетларын өләште. Полиция хезмәткәрләре мәктәптә тәрбияләнүче балаларга шулай ук хоккей, футбол өстәл уеннары, бадминтон уены җыелмасы алып килгәннәр иде.
Шул ук көнне полиция хезмәткәрләре Новотроицкое авылында авыр шартларда яшәүче ике гаиләдә булдылар, балаларны тәм-томнар тутырылган Яңа ел күчтәнәчләре һәм уенчыклар белән сөендерделәр.
Якты юл