“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе быел да “Алло, “Бердәм Россия” Кыш бабае тыңлый” дип аталган бик матур һәм игелекле чара үткәрде

2012 елның 28 декабре, җомга
Районда традициягә кереп барган бу чараны балалар һәр ел саен көтеп ала, телефон аша Кыш бабайга сөйләп күрсәтергә дип шигырьләрен, җырларын әзерли. Быел “Бердәм Россия” Кыш бабае белән элемтәгә 40 бала керде.

Башка еллар белән чагыштырганда, бу юлы балалар аеруча актив булды. Кыш бабайга бер генә минутка да боегып утырырга туры килмәде, чөнки телефон тавышы бер дә тынып тормады. Элемтәгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, укучылар да чыкты. Балалар шигырь сөйләп, җыр җырлап кына калмадылар, Кыш бабай биргән табышмакларга да җавап бирделәр. Бик зирәкләр, тапкырлар икән, барлык сорауларыма бик тиз һәм оста итеп җавап бирделәр, дип билгеләп үтте Кыш бабай аларны тыңлаганнан соң.

Элемтәгә чыгучылар арасыннан иң кечкенәсе Иштирәк авылыннан ике яшьлек Самат Һадиев булды. Ул матур итеп шигырь сөйләп күрсәтте һәм Кыш бабайдан бүләккә уенчык автомат алды. Белоустан өч яшьлек Булат Кәримов, Күзкәйдән шулай ук өч яшьлек Рифат Нуриев Кыш бабайга үзләренең талантларын күрсәттеләр. Булатка Кыш бабай рәсем ясау тактасы, Рифатка уенчык мотоцикл җибәрергә вәгъдә итте. Дүрт яшьлекләр арасыннан беренчеләрдән булып Шилнәбаштан Нэля Филиппова, Күзкәйдән Айбулат Сәхәпов чыкты. Нэля шигырь сөйләп һәм Кыш бабайның табышмагына җавап биреп үзе теләгән бүләкне алуга иреште. Ул сораган матур курчак тиздән Шилнәбашка барып җитәчәк.

Шалтыратучыларның иң күбе, һәр елдагыча, быел да күзкәйлеләр булды. Биредән 18 бала бүген Кыш бабай күчтәнәче алды. Икенче урында – Яңа Бүләк авыл җирлеге балалары. Кыш бабай капчыгындагы дүрт бүләкне – тәм-том җыелмаларын Яңа Бүләк ягына җибәрәчәк. Шилнәбаштан өч бала, Иштирәк, Калмия, Кече Шилнә, Иске Абдул авыл җирлекләреннән – икешәр, Әҗмәкәй һәм Сәмәкәйдән берешәр бала “Бердәм Россия” Кыш бабае белән элемтәгә керде.

Бүләкләр дә күптөрле һәм балаларны кызыктырырлык иде: малайларга уенчык машина-мотоцикл дисеңме, конструкторлар, кызларга берсеннән-берсе матур курчаклар, бизәнү әйберләре җыелмалары, иҗат белән шөгыльләнү өчен төрле җыелмалар, татлы күчтәнәчләр... Сабыйларны сөендерүче, шундый матур бүләкләрне алырга менә өченче ел инде ярдәм итүче – муниципаль район Советы депутаты, “Күзкәй” ягулык салу станцияләре җитәкчесе Флүр Шәфыйков.

– Яңа ел сихри бәйрәм бит ул. Бала күңеленә, бердән, Кыш бабае, Кар кызы белән кереп калса, икенчедән, балачак Яңа елының әнә шундый матур бүләкләрен, тәмле күчтәнәчләрен дә кеше гомер буе сагынып яши. Сабыйларыбыз күңелендә Яңа ел кәефе тудырганбыз, кечкенә генә бүләкләребез белән аларны шатландыра алганбыз икән – бу зур сөенеч. Быел Кыш бабай белән сөйләшә алмаган балалар борчылмасыннар – әле бәйрәмнәр алда. Киләсе елга элемтәгә керергә шигырь-җырларын әзерли торсыннар”, – ди чараны оештыручы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Роза Әбделманова.

Кыш бабай ролен башкарган Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров, башкарма комитетның юридик бүлегендә эшләүче Рәмилә Харрасова да балаларны Яңа ел белән котлыйлар, сәламәт булып, әти-әниләрен куандырып яшәүләрен телиләр.

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International