2012 елның 27 декабрендә Тукай муниципаль районы Советының XVIII утырышы узды

2012 елның 28 декабре, җомга
Анда ЭЭМның Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, район прокуроры ярдәмчесе, район палаталары рәисләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе – Э. Хәйретдинов та катнашты. Утырышка 46 депутатның 39ы килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе В. Хаҗиев алып барды.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

1. 2013-2017 елларга Тукай муниципаль районында наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча районның комплекслы Программасы турында.

2. 2013-2017 елларга Тукай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге программасы турында.

3. “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының 2011 елның 30 ноябрендә кабул ителгән “2012 елга һәм планлы 2013 һәм 2014 елларга Тукай муниципаль районы бюджеты турында”гы 8/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

4. “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының 2011 елның 27 декабрендә кабул ителгән “ТР Тукай муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләүче балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе турында”гы 9/9 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

5. 2013 елга аренда түләвеннән азат итү рәвешендәге ташламаны бирү өчен оешмаларның категорияләре исемлеген раслау турында.

6. ТР Тукай муниципаль районының муниципаль милекне читләштерү турында.

7. Тукай муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында.

8. Муниципаль хезмәт вәкилләрен даими нигездә алмаштыручыларга түләү күләме һәм шартлары хакындагы Положениесе турында.

9. 2013 елга Тукай муниципаль районы Советының эш планы турында.

10. 2013 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең ирекле эш планы турында.

Беренче мәсьәлә буенча сүз Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Р. Әбделмановага бирелде. Икенче мәсьәлә буенча Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссия әгъзасы О. Сурова чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә буенча Тукай муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Хуҗагалиеваның чыгышы тыңланды. Өстәмә доклад белән Калмия авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы К. Сәхәпов чыгыш ясады. Дүртенче мәсьәлә буенча сүз Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Р. Закировка бирелде. Алга таба депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган бишенче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Г. Харитонов чыкты. Утырышның алтынчы мәсьәләсе буенча Калмаш авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Габдуллина хисап тотты. Депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган җиденче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзүчелек, экология һәм табигый ресурслар буенча даими комиссия рәисе Р. Имамов чыгыш ясады. Сигезенче мәсьәлә буенча сүз Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанс һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Э. Низамиевага бирелде. Алга таба бергә каралган тугызынчы һәм унынчы мәсьәләләр буенча Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Л. Әхмәтова чыгыш ясады. Ахырдан каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының XVIII утырышы үзенең эшен төгәлләде.

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International