Бәйрәм котлы булсын!

2012 елның 28 декабре, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Кадерле дуслар!

Бусагада – 2013 ел. Һәрвакыттагыча Яңа елга олы ышаныч, киләчәккә зур планнар белән аяк басабыз. 2012 елда югалтулар да, табышлар да, шатлыклар да, борчулары да булды. Алар һәммәсе дә үткәнебезнең бер сәхифәсе булып тарих битләренә кереп кала.

Узган ел авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килде. Язын игенчеләребез иңне-иңгә куеп тырышып эшләде, нәтиҗәдә, булачак уңышка ныклы нигез салынды. Вакытында яуган шифалы яңгырлар, төрле агротехник чаралар бәрабәренә көзен кырлардан мул уңыш җыеп алдык. Терлекчелек өлкәсендә дә уңышларыбыз шактый.

Фермер хуҗалыклары да халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә саллы урынны били, эшчәнлекләрен елдан-ел киңрәк җәелдерә бара, авыл хуҗалыгының төп тармакларын колачлый.

Социаль өлкәгә килгәндә, илкүләм программалар эшләвен дәвам итә. 2013 елга районның икътисадый үсеш программасы билгеләнде. Кыскасы, үҗәтлек белән, бердәм булып, халыкның тормыш хәлен яхшыртуга ирешергә тырышабыз.

Чын күңелдән күпмилләтле районыбыз халкын Яңа ел белән котлыйм, шатлык-куанычлары белән килсен ул. Һәркайсыгызга исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә бәхет, йортларыгызга иминлек, бәрәкәт телим. Киләсе елда һәммәбезнең өметләребез аклансын, якты уй-хыялларыбыз чынга ашсын, максатларыбызга ирешергә язсын.


Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе В. Хаҗиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International